Азнакайда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 29 сентябрьдә – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан 9.00 сәгатьтә шәһәрнең “Шифа” үзәге каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Бөртекле культуралар Мәдәни үзәк каршында тәкъдим ителә. Бу көнне өлкәннәр өчен бушлай такси машиналары да йөриячәк. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!