Быел Татарстан Архив хезмәте 100 еллык юбилеен каршылый. Район архив бүлегенең оешуына да 85 ел тула. Әлеге уңайдан без аның җитәкчесе Венера Вәлиева белән әңгәмә корып, бүлекнең үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләштек.
– Венера Мәзһәровна, архив бүлеге тарихына бераз күз салсак иде.
– Ул 1933 елның 1 гыйнварында оештырылган. Беренче җитәкчесе – Шәйхи Галиев. Документлар калай түбәле 5 аршинлы агач амбарда сакланган. Барлыгы 129 эш булган, нигездә Азнакай район башкарма комитеты һәм авыл Советларыныкы. 1952 елның 10 мартында район архив бүлегенә ЗАГС белән бер бинада 30 кв. метрлы яңа бүлмә бирелә. 1959 елда “Коммуна” газетасы редакциясенең сәмән кирпечтән салынган ике бүлмәле элекке бинасына күченә.1963 елда Азнакай районы Әлмәт районына кушылгач, район архив бүлеге ликвидацияләнә, барлык документлар ТАССР дәүләт Үзәк архивының Әлмәт филиалына күчерелә. 1987 елда Азнакай шәһәр статусы алганнан соң шәһәр дәүләт архив бүлеге торгызыла һәм аның җитәкчесе итеп Рәзинә Баһауова билгеләнә. Әлмәттән документлар исә тулысынча 1995 елда гына районга кире кайтарыла.
– Сезнең биредә эшли башлавыгызга да 25 ел тула икән. Шул чор эчендә архив бүлеге нинди үзгәрешләр кичерде?
– 1993 елның 27 сентябреннән минем хезмәтем район архив бүлеге белән бәйле. 1995 елда Әлмәттән автобусларга төяп, документларны Солтангалиев урамындагы 31 нче йортның беренче катындагы бинага күчердек. Шул елны икътисади реформалар нәтиҗәсендә кайбер оешмалар банкротлыкка чыгып ябыла башлады. Архив бүлеге аларның документларын кабул итүгә кереште. Бүгенге көндә архив бүлегендә 148 ликвидацияләнгән оешма-предприятиенең документлары саклана. 2017 елда алар буенча 1606 белешмә бирелгән булса, 2018 елның җиде аенда – 896.
Саклау бүлмәләре тулу сәбәпле, 2006 елда Мәрҗәни урамында зуррак бина бирделәр. Оешмалар ярдәме белән, эзлеклелекне югалтмыйча, документларны шунда күчердек. Шулай ук районыбыздагы истәлекле вакыйгаларны яктыткан аудиовизуаль документлар да кабул итәбез.
– Документлар нинди шартларда саклана?
– Бүгенге көндә архив бүлегендә республика ярдәме белән ремонт ясалды. Порошоклы автомат янгын сүндергеч, янгын сагы системасы куелды, вентиляциянең эшчәнлеге яхшыртылды. Документлар тимер стеллажларда махсус тартмаларда саклана.
– Иң борынгы документлар кайсы елларга карый?
– 1926 елгы Тимәш һәм Мәсгут авыл Советлары утырышлары һәм гомуми җыелышлары беркетмәләре. Быел июль аенда аеруча кыйммәтле документларны ачыклау буенча эш башкарылды. Шуларның район тарихы өчен бик мөһиме – 1941 елның 23 июнендә узган Азнакай авыл Советы утырышы беркетмәсе. Анда сугыш башлангач иң беренче бурыч – телефон линияләренең сакланышы өчен җаваплы затлар билгеләү, шулай ук солдатлар авыл Советы территориясе аша узганда, аларны фатирлар белән тәэмин итү мәсьләләләре тикшерелгән.
– Архив бүлеге хезмәткәрләре белән дә таныштырып китсәгез иде.
– Документлар күбәйгән саен, белешмәләре сорап килүчеләр дә артканнан арта. Архив бүлегенең эше күп төрле: оешмалардан документлар кабул итеп алу, белешмәләр бирүдән тыш, республиканың пенсия фондлары белән хезмәттәшлек, райондагы барлык оешмаларның архивлары торышын тикшерү, баш архив идарәсенә отчетлар җибәрү. Район тарихына багышланган күп кенә китаплар чыгаруда да өлешебезне кертәбез. Әлбәттә, бу кадәр хезмәтне бер кеше генә башкарып чыга алмый. Роза Нәҗмиева, Энҗе Хәбибуллина – үз эшләренең осталары. Нәтиҗәле хезмәтебез муниципаль район башлыгының, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе, ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатлары, баш архив идарәсе дипломнары, мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелде.
– Хәзер күп өлкәләрдә электрон хезмәт күрсәтүгә күчеп баралар. Сездә бу эш ничек куелган?
– Без дә заманнан читтә калмыйбыз, халык әкренләп гаризаларны электрон юл белән юллый башлады.
– Юбилейга әзерлек ничек бара?
– Төбәкне өйрәнү музеенда тарихи ядкәрләр күргәзмәсе ачып җибәрдек. Анда латин шрифты белән басылган 1935 елгы “Коммуна”, 1950 елда чыккан “Маяк” газеталары, фотосүрәтләр, указлар, декларацияләр һәм башка кызыклы документлар урын алган. Шулай ук “Маяк” газетасы белән берлектә “Иң борынгы документ” дигән бәйге игълан иттек. Юбилейны архив бүлегенә экскурсия рәвешендә, аның үсешенә өлеш кертүчеләрне бүләкләп, матур итеп билгеләп үтәргә җыенабыз.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Сезгә алга таба да уңышлар телибез.