2 октябрь – Бердәм бушлай юридик ярдәм көне

2018 елның 2 октябре, сишәмбе

Халыкара Өлкәннәр көненә багышлап 2 октябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге башкарма комитетында халыкны кабул итү үткәрелә.
8.30 – 10.00 сәгатьләрдә – Пенсия фондының район идарәсе белгече Хөснетдинова Зөлфия Мөсәвир кызы;
10.00 – 11.00 сәгатьләрдә Азнакай суд приставлары бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы Малышев Максим Леонидович;
11.00 – 12.00 сәгатьләрдә Азнакай нотариаль округы нотариусы Каһирова Резида Әсгать кызы;
13.00 – 14.00 сәгатьләрдә БТИның Азнакай бүлеге җитәкчесе Галеева Лилия Альберт кызы;
14.00 – 15.30 сәгатьләрдә РТ Адвокатлар коллегиясенең Азнакай филиалы вәкиле сезнең сорауларга җавап бирергә әзерләр.
“Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлеге иҗтимагый кабул итүе Солтангалиев урамы, 21 йортта (район-шәһәр Мәдәният йорты бинасы, 1 нче кат) урнашкан. Кабул итүгә алдан язылырга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International