Буада ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

5 октябрьдә, “Юность” спорт мәктәбе һәм “Яшьлек” спорт комплексы базасында муниципаль хезмәткәрләренең Республика Спартакиадасы кысаларында волейбол буенча ярышлар узды. Монда Казан, Яр Чаллы, Буа, Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Чистай, Зәй, Бөгелмә, Баулы, Азнакай районнарыңнан командалар катнашты.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, I урынны Казан командасы алды, II урынга Буа районы командасы лаек булды, III урын Азнакай районы командасына булды. Җиңүче командалар кубоклар, диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International