2018 елда Азнакай шәһәренең 1 нче урта мәктәбенә 100 яшь тула. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын, укучыларны, укытучыларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын шушы юбилей белән котлыйбыз! 2018 елның 3 ноябрендә мәктәпнең 100 еллыгына багышланган юбилей очрашуына чакырабыз.
Бәйрәм программасы
1. 8.00-8.45- “Безгә 100 яшь” – ачык ишекләр көне. (Мәктәпнең иске бинасы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт).
2. 9.00-9.30 – Хәмзин Хәләф Хәмзә улына мемориаль такта ачу. ( 1 нче мәктәпнең яңа бинасы, Просторная урамы, 3 нче йорт).
3. 9.30-10.30 – “Безгә 100 яшь” –Ачык ишекләр көне. (1 нче мәктәпнең яңа бинасы, Просторная урамы, 3 нче йорт).
4. 11.00- 13.00 – Тантаналы чара. Бәйрәм концерты (Азнакай шәһәре Мәдәният йорты, Солтангалиев урамы, 21 нче йорт).
5. 13.30 - 15.00 – “Безгә 100 яшь” – Ачык ишекләр көне. Бәйрәм чарасының дәвамы (1 нче мәктәпнең яңа бинасы, Просторная урамы, 3 нче йорт).
Бәйрәмгә рәхим итегез!!!