Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 2 ноябрьдә “Шифа” каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе, милли диаспоралар һәм халык ашларын күргәзмә-сату оештырыла.
Программада:
- Азнакай муниципаль районы территориясендә яшәүче диаспораларның һәм халык ашларының күргәзмә-сәүдәсе
- Азнакай волонтерларының хәйрия ярминкәсе, җыелган акчалар Актүбә бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортында Яңа ел бәйрәме үткәрүгә, бүләкләр алуга юнәлдереләчәк.
- Шулай ук "Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда "Күңел ачыйк ... " дигән күңел ачу чаралары оештырыла
Бәйрәмгә рәхим итегез