Нодуляр дерматит — мөгезле эре терлекләрне зарарлаучы вирус. Авыруның билгеләре: хайваннарның кисәк температурасы күтәрелә, аппетиты юкка чыга, бер-ике көннән тәнендә 1-7см төерләр барлыкка килә. Хайванның сөте ал төскә керә. Әлеге авыруны дәвалауның эффектлы ысуллары әлегә эшләнмәгән. Вакцина да уйлап табылмаган.
Бу авыру 1929 елдан ук билгеле булган, әмма Россия территориясендә ул беренче тапкыр 2015 елда Краснодар краенда теркәлде. Хәзер, әнә, ул үзенең барлыгын Самара өлкәсендә искәртте. Иң аянычлысы шул, бу өлкә чикләре Татарстаннан әллә ни ерак түгел.
Нодуляр дерматит авыруы ничек башлана? Лимфа системасы зарарлана, бизгәк тота, тире астындагы күзәнәкләр, эчке органнар җилсенә, шешенә, тиредә төерләр барлыкка килә, күз, тын юллары, ашкайнату системасы зарарлана. Терлектә авыру башлануга аның аппетиты бетә, борыныннан соры төстәге лайла килә. Сыерның сөте куера, алсу төскә керә, җылытканда ул гель сыман сыекчага әверелә, тиресе бозыла, терлек үлә.
Ә менә яңа туган бозауларда нодуляр дерматитны ачыклау кыен. Аларның тиреләре бозылмый, бары эчләре китә, бизгәк тота. Бу авыру мөгезле эре терлекләрдә генә булмый. Аның сарык, кәҗәләргә дә йогуы мөмкин. Кешегә бу дерматит йогу куркынычы янамый.
Бу авыруны районга кертмәс өчен йорт хайваннары булган кешеләр бик сизгер, күзәтүчән булуы, һәм түбәндәге кагыйдәләрне үтәве бик мөһим: