Отышлы салым

2018 елның 9 ноябре, җомга

Җирлегебездә хөкүмәтнең җирле үзидарә органнары турындагы карар һәм федераль законга узган елның декабрендә кертелгән үзгәрешләр районыбызда нәтиҗәле тормышка ашырылып килә. Авылларда бу көннәрдә референдумга әзерләнеп, җыелышлар үтә. Аларда узган елгы үтәлешкә хисап тотыла, халык үз фикерен әйтеп, үзара салым акчасын киләчәктә нинди максатларга тотарга кирәклеген билгели.

Карамалы авыл җирлегендә бу эшнең ни дәрәҗәдә оештырылуы белән кызыксынып, биләмә башлыгы Артур Ногмановка мөрәҗәгать итек.
– Үзара салым акчасы авыл җирлегендәге мөhим мәсьәләләрне хәл итүдә бик нык ярдәм итә. Татарстан хөкүмәтенең җыелган акчаның бер сумына дүрт сум кушып ярдәм иткән субсидияләре белән бу бигрәк тә отышлы. Безнең авыл җирлегендә 2017 ел өчен халыктан җыелган үзара салымга (123 мең сум) субсидияне дә кушып, ул 615 мең сум тәшкил итте, – диде ул. – Әлеге акчалар бөтен халык, авыл җирлеге Советы карары белән кабул ителгән шактый гына эшләрне башкарырга ярдәм итте: биләмә җирлегендәге авыллар эчендәге юллар тигезләнде, вак таш җәелде, кардан чистартып торылды. Урамнарны яктырту челтәрен тәртиптә, чүп үләннәрне чабып, территорияне чиста тотуда да салым акчасы файдаланылды. Зиратлар территорияләре чистартылды, коймалар төзәтелде, эче чабылды. Балалар мәйданчыклары өчен кирәк-ярак алынып, урнаштырылды. Таллы Бүләк авылының Яшьләр урамында 80 метрда су линиясе алыштырылды.
Үзара салым бер кешегә 250 сум гына итеп билгеләнсә дә, күрәбез, шактый эшләр башкарырга өлгергәннәр. Республика бюджетыннан өстәлгән акчаның файдасы бәхәссез, әлбәттә. Инде халык та моны яхшы аңлый. Кайбер биләмәләрдә узган җыелышларда әлегәчә билгеләнеп килгән салым суммасын арттыру турында да тәкъдимнәр еш ишетелгәли.
Карамалы авыл биләмәсендә салым акчасын файдалануда алга таба да ниятләр зурдан: Карамалы, Таллы Бүләк авылларында төзекләндерү хаҗәте туган урамнарда юлларга таш җәю, урам яктырткычларын төзек тоту, чүп үләннәрне чабып тору, кардан чистарту, Таллы Бүләк, Октябрь Бүләк авылларында балалар өчен уен мәйданчыклары булдыру, Карамалы авылы мәдәният йортының керү өлешен ремонтлау, иске зират коймаларын төзәтү, Октябрь Бүләктә парк ясау, су насосы сатып алу... Шушы көннәрдә үткән җыелышта боларның барысы хакында да бергәләп фикер алыштылар. Биләмәләрдә башкарылган бу эшләрдә, уртак проблемаларны хәл итүдә халыкның үзенең дә турыдантуры өлеш кертүе, активлыгы уртак милеккә хуҗаларча караш тудыра. Авылларны яшәтү, үстерү максатында кабул ителгән иҗтимагый әһәмияткә ия бу программа алга таба да эшләсен, гомерле булсын, шул гына.
Лиза НУРЛЫЕВА

***


Быелның 18 ноябрендә Татарстанның 43 районында урнашкан 844 җирлектә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Әлеге чара 827 – авыл һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International