2018 елның 28 ноябрендә «Дәүләт сатып алулары һәм кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары: үсеш нәтиҗәлелеге һәм перспективалары» темасына Татарстан Республикасы товарларын, эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүчеләр белән түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла.
Түгәрәк өстәлнең максаты - заказчылар һәм сатып алуларда катнашучылар арасында ачык, конструктив диалогны тәэмин итү, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары
белән, заказ бирүчеләр һәм сатып алуларда катнашучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып, 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларның нәтиҗәлелеген тәэмин итүче тәкъдимнәр эшләү.
Оештыручылар: Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты, «ТР сатып алуларны үстерү үзәге»ТР ДУП.
Түгәрәк өстәлдә вәкилләрнең катнашуы планлаштырыла:
- Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты
- АҖ «МСП Корпорациясе»
- Торгларда катнашу өчен махсус счетларны ачып була торган банклар
- Контроль органнары
- 50 % артык дәүләт өлеше булган заказчылар һәм башкалар
Чарада каралачак:
- 44-ФЗ номерлы Федераль законда соңгы үзгәрешләр. Тәэмин итүчеләргә нәрсә белү мөһим.
- 223-ФЗ номерлы Федераль законда соңгы үзгәрешләр. Тәэмин итүчеләргә нәрсә белү мөһим.
- Махсус счетларны ачу.
- Банк гарантиясе һәм сатуларда катнашуны тәэмин итүнең башка банк инструментлары.
- Дәүләт өлеше булган компанияләрнең сатып алуларда катнашу үзенчәлекләре.
- Сатып алуларда катнашучыларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.
- 44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча суд практикасы. Сатып алу катнашучысы нәрсә белергә тиеш.
Шулай ук чарада катнашучыларны заказчылар белән ачык диалог һәм нетворкинг көтә.
Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 212-28-18, Гөлназ Галимуллина.
"Түгәрәк өстәл» дә катнашуга гариза һәм чара программасы проекты урнаштырылган: http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/obyavleniya.htm?pub_id=1633101