Өч һәм аннан да күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ял көннәрен үз теләкләре белән сайлый алачаклар

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

12 яшькә кадәрле өч һәм аннан күбрәк баласы булган хезмәткәрләр ел саен бирелүче түләүле ялны үзләренә уңайлы вакытта ала алачаклар. Мондый хокукны аларга РФ Хезмәт кодексына үзгәреш буларак кертелгән 262.2 нче маддә беркетә. Әлеге федераль закон 2018 елның 22 октябреннән үз көченә керә.

Үзгәрешләр нәтиҗәсендә күп балалы ата-аналар отпуск чиратсыз бирелә торган хезмәткәрләр Исемлеген тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International