Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы тозелугэ 100 ел тулу уңаеннан концерт

2018 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрь көнне район һәм шәһәр мәдәният сараенда -  Татарстан Автономияле Совет  Социалистик  Республикасы тозелугэ 100 ел тулу уңаеннан авыл мәдәният йортлары арасында  “Туган жирем, республикам минем” дип аталган агитбригада бэйгесенең йомгаклау концерты узды.

1 ай дәвамында барган бәйгедә, авыл мәдәният йортлары арасында иң – иңнәре, оста, талантлы коллективлар сайлап алынды. Җиде авыл – Благодатный күп функцияле узәге,  Уразай авылы мэдэният йорты, Сухояш авылы коллективы, Үчәлле  авылы мәдәният йорты, Күктәкә күп функцияле узәге, Урманай авылы мәдәният йорты коллективы, Чемодур авылы мәдәният йорты коллективлары йомгаклау концертында чыгыш ясап, III - урынга Благодатный  поселогы күп функцияле узәге, Урманай авылы мәдәният йорты, II-урынга Күктәкә күп функцияле узәге, Чемодур авылы мәдәният йорты, I-урыннар Учәлле, Сухояш авыллары, Гран-при Уразай авылы мәдәният йорты лаек булды. Әлеге бәйге зур бәйрәмгә әйләнде, авыл мәдәният йортлары узешчәннәре узләренең моңлы, дәртле җырлары белән дә тамашачыны соендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International