Районда алдынгы хуҗалыкларның берсе Кәкре Елга авылында урнашкан. “Марс”лылар терлекчелек тармагында да алдынгы позицияләрне саклап килә. Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендә узган эшлекле сөйләшүдә белгечләр малларның баш санын арттыру, көтүне яңарту, хезмәткәрләрнең эш алымнарын җиңеләйтү, яңа технологияләр куллану һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.