Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Азнакай район Советында һәм Азнакай шәһәре башкарма комитетларында кабул итү Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 нче йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Азнакай район Советы һәм Азнакай шәһәре башкарма комитетлары компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Социаль тәэмин итү;

2. Икътисад өлкәсе;

3. Авыл хуҗалыгы;

4. ТКХ өлкәсе;

5. Төзелеш өлкәсе;

6. Торак бирү.


Кабул итүгә алдан язылу (85592)72031 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International