Алдынгылар сафында

2012 елның 2 мае, чәршәмбе
“Агро-ТНГС-И” ҖЧҖ нә караган “Вахитов” бүлекчәсендә иртә язгы культуралар чәчү кызу темплар белән бара.

Тракторчы Зирәк Сәлахов һәм шофер Насыйх Хәйретдинов кырда 30 ел эшли. Быел алар арпа чәчүгә беренчеләрдән булып тотынган. Хуҗалыкта 8 техника белән 560 гектар мәйдан чәчелгән. Әле эш җитәрлек, чөнки бүлекчәнең авыл хуҗалыгы җирләре 8400 га тәшкил итә.

– Арпаны 1032 га чәчергә планлаштырабыз, ә язгы бодай 1728 га мәйданны тәшкил итәчәк. Шулай ук 355 га – солы, 347 га карабодай чәчеләчәк. 280 га көзге бодай уңышлы кышлады, – ди “Агро-ТНГС-И” ҖЧҖ агрономы Василий Ламбин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International