Азнакай районы җитәкчеләре халыкка физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырып кына калмый, төрле спорт ярышларында үзләре дә актив катнаша.
Узган ял көннәрендә Казанда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының финал уеннары узды.
Азнакай данын әлеге зур чарада район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге команда составында булган бүлек җитәкчеләре, белгечләр һәм кайбер авыл җирлеге башлыклары яклады. Ел дәвамында барган спартакиадада алар чаңгы, мини-футбол, бадминтон, волейбол, йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында көч сынаштылар.
Җиденче ел рәттән уздырылучы әлеге мәртәбәле ярышларда район-шәһәрләр өч категориягә бүленеп көч сынаша. Азнакай командасының олы шәһәрләр белән көрәшүен дә әйтеп үтми мөмкин түгел. 14 район-шәһәр командасы арасында безнекеләр ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча бары Казан командасына гына юл биреп, икенче урынны яулады.
Аерым алганда, Азнакай командасы йөзү, җиңел атлетика, өстәл теннисы һәм волейболда (хатын-кызлар командасы) – пьедесталның икенче баскычына күтәреле. Шахмат, чаңгы һәм ир-егетләр арасында барган волейбол ярышларында безнекеләр бронза медальләр яуладылар.