Азнакай – Татарстанның иң яхшы спорт шәһәре!

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Әлеге тантаналы чарада Азнакай шәһәренә "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре” исем бирелде.

Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Ел спортчысы” чарасы үтте.

Әлеге тантаналы чарада Азнакай шәһәренә "Массакүләм физкультура-сәламәтләндерү эшен оештыру буенча Татарстан Республикасының иң яхшы шәһәре” исем бирелде.

– Мондый югары исемгә лаек булу – бер көн нәтиҗәсе генә түгел. Җиңүчеләрне билгеләгәндә җирлегебездә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны да, спорт ярышларында ирешкән уңышлар да исәпкә алынган, – диде физик культура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International