Республика Президенты Азнакайга дүрт машина бүләк итте

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Казанда муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган смотр-бәйгегә йомгак ясалды.

Тантаналы чарада Азнакайдан муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың тотрыклы үсешендә зур мәгънә салган җиңүчеләргә автомобиль ачкычлары тапшырды. Әлеге бүләккә районыбызның Мәсгут, Чалпы һәм Мәлбагыш авыл җирлекләре дә лаек булды. Рөстәм Миңнеханов районыбызга шулай ук мәктәп автобусы да бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International