Россиянең данлыклы космонавтлары Азнакай флагын космоста йөртеп алып кайтып тапшырдылар

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Инде менә күкләрдән әйләнеп кайтып, ул янә районыбызны данлап үз җирлегебездә җилферди.

Илебезнең танылган космонавтлары – Россия һәм Кыргызстан республикасы Герое Сәлимҗан Шәрипов, “Гагарин исемендәге НИИ ЦПК”ның ФГБУ отряды космонавт-сынаучысы, РФның ВВС полковнигы Антон Шкаплеров белән азнакайлыларның очрашуы Чалтаймас авылында башланып китте. Биредә халык алар белән кышкы урам хозурында, коймаклы чәй өстәле артында хәл-әхвәл белеште, эчкерсез әңгәмә кордылар, татар һәм рус көйләренә җырлап-биеп алдылар. Чалтаймаслылар аларны авылда үскән каз ите, татар бәлеше белән дә сыйларга өлгерде. Аннары очрашу Азнакай шәһәре 1 нче мәктәбендә дәвам итте. Космонавтларны биредә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм башка җитәкчеләребез каршы алып, районның бүгенге тормышы турында сөйләделәр, кунаклар мәктәп, аның укучылары ирешкән уңышлар, кул эшләнмәләре белән дә танышып алды. Пресс-конференция барышында космонавтлар үзләре, космоска очышлары хакында сөйләде һәм укучыларның, азнакайлыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирделәр. Космоста 164 көн булып, җир шарын тәүлегенә 16 тапкыр ураган Азнакай флагын алар тантаналы төстә район башлыгына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International