Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Минутларның кадерле чагы
2012 елның 5 мае, шимбә
Cагындырып, назландырып кына сибәләп, узган шифалы яңгыр тамчылары гадәттә җәй челләсе вакытында гына була торган эсселектән дымын югалта башлаган туфракка гүя җан җылысы өрде: кышын кар катламы юка булу сәбәпле урыны-урыны белән зыян күргән уҗым үсентеләре дә шактый күтәрелеп китте, апрель урталарында – җир дымы оптималь чакта, чәчеп өлгерелгән арпа, берьеллык үлән культуралары да тигез шытым бирде. Кыр эшләренең нәкъ кызган бер вакытында эсселекнең кимүе, һава торышының гадәти нормасына якынлашуы да игенче өчен кулай роль уйный.
Табигатьнең мондый мәрхәмәтеннән безнең игенчеләр оста файда ланып калды – районның барлык агросәнәгать предприятиеләре дә күпьеллык үлән, уҗым культураларын өстәмә тукландыруны, күпьеллык үлән, туңга сөрелгән һәм пар, уҗым җирләрен тырмалауны 3 майга тулысынча тәмамлады. Бүгенге көннең төп максаты – вакытның һәр сәгатен, минутын максатчан эшкә юнәлтеп, кыска вакыт эчендә иртә язның бөртекле һәм бөртеклекузаклы, азык культураларын чәчүне төгәлләү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, язгы бөртеклеләрне чәчү планда каралган мәйданның 59 процентында – 18867 гектарда башкарылган. Шул исәптән борчак 1450 гектар (123 проц.), арпа 12156 гектар (100 проц.), солы 1361 гектар (100 проц.), сабан бодае 3900 гектарда (25 проц.) чәчелгән. “Азнакай” фирмасы” ҖЧҖ 2678 гектарда, “Марс”, “Агро ТНГС-И”, “Чалпы” җәмгыятьләре, “Кәримов КФХсы” 1500 – 1050 гектарда башкарып, арпа уңышына нигез салуны тулысынча төгәлләде. Бу эш кечерәк мәйданлы “Стәрле”, “Тукай”, Мөстәкыймов исем. ҖЧҖләрдә, “Шәвәлиев”, “Сәгытдинов”, ““Корбанов”, “Закирова”, “Габдрахманов” крестьян-фермер хуҗалыкларында да тәмамланды. Хәзер төп игътибар арпа, солы, терлек азыгы культураларын чәчүне төгәлләүгә һәм сабан бодае уңышына ныклы нигез салуга юнәлдерелә. Соңгысы 3900 гектарда (25 проц.) уздырылды инде. “Татзагро” ҖЧҖ пландагы 9826 гектарның 3900ендә (40%) рапс чәчте.
Быелгы кыр эшләрендә районның алдынгы механизатор-игенчеләре Әхсән Кәримов, Рамил Галиев, Флюр Җиһангиров, Фирзәр Кәлимуллин, Нияз Мотыйгуллин, Рәис Гарипов, Фәварис Сабиров, Илшат Хөсәинов, Рөстәм Фәйзуллин, Рөстәм Билалов һәм башкалар тырышлык, осталык үрнәкләре күрсәтә.
Наил АБДУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз