Әле кайчан гына 2018 елны башлап җибәргән идек, инде менә аның соңгы ае да тәмамланып килә. Бүген һәр тарафта бәйрәм кәефе хөкем сөрә: күз явын алырлык чыршылар бизәлде, матур-матур сыннар ясалды. Бар җирдә гүзәллек!
25 декабрь көнне Татарстан мәйданында Үзәк чыршыны ачу уңаеннан “Яңа ел утлар кабыза” тантанасы уздырыла.
Программада:
– Креатив чаналар парады
– Котлаулар
– Шәһәрне Яңа елга бизәү буенча бәйгегә йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү
Барыгызны да бәйрәм концерты карап, Кыш бабай, Кар кызлары белән бергәләп күңел ачырга чакырабыз!
Бәйрәм чарасы 17.30 сәгатьтә башлана.