ТР Президенты сугыш ветераннары белән очрашты

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Җиңүнең 67 еллыгына багышланган Бөек Ватан сугышы ветераннары белән тантаналы очрашуы булды.

Ярты гасыр элек илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәркемне Георгий тасмалары һәм чәчәк бәйләмнәре каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов үзенең котлау сүзендә буыннар бәйләнешенең мөһимлеген ассызыклап узды. «Ышанам, рухи традицияләребезне саклау һәм ныгыту безгә алга таба да тыныч яшәргә, үсәргә ярдәм итә, социаль-икътисади муллык өчен нигез булып торачак», – диде ул.

Акциядә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты. Әлеге очрашуда районыбызның 8 ветераны: Фәрәгать Галимов, Шамил Усманов, Идрис Кәримов, Василий Кириш, Әнвәретдин Вахитов, Социалистик Хезмәт Геройлары Алмаз Булатов, Фәхразый Кәримов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм социаль яклау идарәсе  итәкчесе Газинур Газизов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International