Рөстәм Миңнеханов Татарстанның сәләтле балаларын Яңа ел белән тәбрик итте

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Казан Кремелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың сәләтле балалары белән очрашып, аларны Яңа ел белән тәбрик итте.

Казан Кремленә Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләрен, төрле конкурс, олимпиада җиңүчеләрен һәм призерларын чакырганнар иде. Мәктәп укучылары һәм училищеларда тәрбияләнүчеләр Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклауга кагылышлы һәм үзләрен кызыксындырган башка сорауларны бирде. Чакырылган 15 бала арасында Азнакайдан килгән вәкилләр дә бар иде, болар: Альбина Әхмәтова һәм Камил Хасашин.

Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлап, аларга Apple планшетлары бүләк итте

Аннан соң балалар ТР Президенты ярдәме белән 18 тапкыр уздырыла торган республика Чыршы бәйрәменә юнәлделәр, Азнакай районыннан районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләре арасыннан 41 укучы катнашты. Чыршы бәйрәменә укуда, спортта, иҗатта яки иҗтимагый эшчәнлектә үзләрен күрсәткән, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International