Яңа ел-миллионнарча кеше өчен иң яраткан, иң көтеп алынган бәйрәм! Декабрь-игелекле эшләр белән шөгыльләнү өчен иң кулай вакыт
19 декабрьдә "Азнакай волонтерлары" инициатив төркеме Лениногорск шәһәре балалар йортында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Волонтерлар балалар йортларына, өлкәннәр йортларына беренче ел гына килмиләр, тәрбияләнүчеләргә татлы бүләкләр, бәйрәм кәефе, елмаюлар бүләк иттеләр. Кыш Бабай һәм Кар кызы Яңа ел белән котладылар, татлы бүләкләр, бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.