Фронтларны урап кайткан сурәт

2012 елның 11 мае, җомга
Әлеге фотосурәт 1944 елда Воронеж урманы янында төшерелгән. Яңа гына укып бетергән автоматчылар төркеме ут эченә китәргә җыена.
Фотосурәттәге яшь егетләр йөзенә карыйсың да, сугышның рәхимсезлегеннән йөрәкләр чымырдап куя. Ә бит аларның күпмесе мәхәббәт назын, гаилә җылысын татырга да өлгермичә яуда башын мәңгелеккә салган...
Араларында якташыбыз Салих Ханнанов та бар. Салих ага Бөгелмә педучилищесын тәмамлап, 1927 елда Әлкәй мәктәбендә эшли башлый. Яу кырыннан
аңа исән-имин кайтырга һәм 92 яшенә кадәр матур гомер кичерергә насыйп була. Сугыштан соң ул янә Әлкәй мәктәбендә, аннан Азнакайның 1 нче  мәктәбендә директор була.
Тормыш иптәше, мөгаллимә Мөкатдисә апа белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International