Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Район буйлап атлый җиңү мае
2012 елның 11 мае, җомга
Быел илебез 67 нче тапкыр Бөек Җиңүне билгеләп узды. 9 май иртәсендә Азнакай шәһәрендә традиция буенча һәммәсе Балалар иҗаты үзәге бинасы янына җыйналдылар.
Анда транспарантлар һәм шарлар белән бизәлгән предприятие, уку биналары колонналары; байраклар белән – «Бердәм Россия» партиясе әгъзалары; запастагы офицерлар, хәрби хәрәкәт ветераннары, көч структуралары һәм
әлбәттә инде күкрәкләренә орден-медальләрен таккан бәйрәмнең төп геройлары – Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары. Музыка, чәчәкләр, йөзләрдә шатлыклы елмаю...
Күңелләр күтәренке булса да, йөрәкләрне әрнетә, күзләргә яшь китерә торган бәйрәм бу. Чөнки сугышның кара канаты кагылмаган бер генә булса да гаилә калдымы икән? Кемнеңдер әтисен, ирен, энесен, улын... югалткан сугыш шул ул. Ветераннарны шулай ук урам буйлап тере коридор булып тезелгән укучылар колонналары сәламләде.
Ә «Кара лалә» һәйкәле янында сугыш һәм кыр ветераннарын кыр кухнясы көтә иде. Анда алар бәйрәм маршы һәм сугыш чоры җырлары астында солдат боткасы һәм чәй белән сыйландылар. Тантаналы митинг район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинның котлау сүзе белән башланып китте. Ул Бөек Җиңүнең никадәр корбаннар, кан, күз яшьләре бәрабәренә яулап алынуын искәртеп узды, һәлак булганнарның даны мәңгелек булуын ассызыклады. Илгә Җиңү алып кайткан сугыш ветераннары алдында баш иеп, көнне-төнгә ялгап фронтны икмәк белән тәэмин иткән тыл ветераннары, нәзек җилкәләрендә авыр ир-ат йөген күтәргән шул чоргы яшүсмерләргә олы рәхмәт хисләрен белдерде. Илне фашизмнан азат итүчеләрнең батырлыгын дәвам иткән әфган, чечен сугышларында катнашкан һәм бүгенге көндә Ватаныбыз сагында торучы егетләребезне үрнәк итеп куйды. Тантаналы митингта ветераннарны башкала кунагы – ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Адел Вафин, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхмәдишин, Азнакай районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде Әфган сугышында катнашучыларны орденнар белән бүләкләү мизгелләре ир-егетләребез белән горурлану хисләре уятты. Яу кырында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәңгелек ут яны веноклар һәм тере чәчәкләргә күмелде.
Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булуын теләп, апаяз күк йөзендә тынычлык Менә Җиңү парады игълан ителде. Мәйданга бер-бер артлы сугыш чоры хәрби техникасы, запастагы офицерлар, әфган, чечен сугышы ветераннары, хәрбиләштерелгән хезмәтләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары сафлары узды.
Сәнгать осталары концерты, ашханәләрнең тәмле ризыклары белән бәйрәм көне буена сузылды һәм кичен дә дәвам итте. Бәйрәм соңында Азнакайның төнге күгенә
салют утлары сибелде.
***
Актүбәдә митинг мәктәп укучыларының строевой җыр смотр-конкурсында җиңүчеләр парадыннан башланды.
Митингта 80 гә якын Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераны катнашты. Бөек Җиңү көне белән актүбәлеләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галеева, “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, Россия Герое Ильяс Дауди тәбрикләде.
Фронтта һәлак булганнар хөрмәтенә залплар яңгырады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Зәңгәр күккә тынычлык символы – ак күгәрченнәр очырдылар.
Бәйрәмне традиция буенча җиңел атлетика эстафетасы дәвам итте. Сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары солдат боткасыннан авыз итте. “Сударушка” вокаль ансамбле, “Экпресс” һәм “Пять с плюсом” хореография коллективлары җыр-биюләрен бүләк итте. Кичен Гагарин исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйданда дискотека гөрләде. Ә 21 сәгать 45 минутта бистә халкы кулларына шәмнәр тотып, хәтер маршы ясады. “Катюша”, Смуглянка” кебек легендар җырлар яңгырады.
Ә 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты атты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз