Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Танаевкада һәйкәл ачылды
2012 елның 12 мае, шимбә
7 майда Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды.
Истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов әлеге эшне башлап йөргән Надежда Моисеева һәм зиратны чистартуда, төзекләндерүдә зур көч куйган авыл старостасы Минзакир Хәбибуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Россия Герое Ильяс Дауди, “Җәлилнефть” идарәсенең баш инженеры, Азнакай район Советы депутаты Рәис Әхмәтшин, Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгышларында илебез азатлыгы өчен башларын салган якташлар батырлыгы искә алынды, аларның даны онытылмавы хакында әйтелде.
Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Ильмира Әхтәмова һәйкәл салуда ярдәм иткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатовага, “Җәлилнефть” идарәсенә, хәрби комиссариатка, авыл халкына зур рәхмәтен белдерде.
Кайчандыр гөрләп торган Танаевка авылыннан сугышка 42 кеше киткән. Шуның бары унҗидесенә исән-сау әйләнеп кайтырга язган. Сугыш җиле Танаевканың һәр өенә ишек каккан. Крыловлар нәселеннән фронтка сигез кеше китә, бишесе яу кырында мәңгелеккә ятып кала.
– Әтием Николай да, бабам Илья да бик яхшы умартачы иде. Кечкенә булсам да, әтинең авылны чыгып киткәндә: ”Немецларны дөмектерәчәкбез!” – дип кычкырганы хәтеремдә, – ди Виктор Николаевич. Әтисе үз һөнәре хөрмәтенә сугышка киткәндә улының фамилиясен Пчеловодов дип яздырта. Ул 40 елга якын “Сөләйнефть” идарәсендә эшли, озак еллар умартачылык белән шөгыльләнә.
Надежда Моисеева да сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашмый кала алмады: –Ат арбаларына төялеп, әтиләр, абыйлар, апалар сугышка китте. Авылда
карт-коры, безнең ише бала-чага, әниләр генә калды. Әмма без авылны сугышка кадәр нинди булса, шул килеш саклый алдык. Умарта да тоттык, сыер да асрадык, иген дә иктек, мәк, көнбагыш үстердек.
Ул үзе кебек һәйкәл салу инициативасы белән янып яшәгән, әле быел март аенда гына гүр иясе булган Геннадий Повадырев, шулай ук профессор Василий Козырев исемнәрен рәхмәт хисе белән телгә алды.
–Әтиегез фронттан кайткан көнне хәтерлисезме? – дип сорадым Надежда Ивановнадан. –Әлбәттә! Безнең өйдә патефон бар иде. Әти кайткан көнне аны урамга алып чыгып, пластинка куйдык, бар авыл халкы җыйналды, биедек. Ул инде күптәннән Бөгелмәдә яшәсә дә, туган йорты белән араны өзми, майдан алып октябрьгә кадәр биредә.
Җәйгелеккә кайтучы берничә гаиләне исәпләнмәгәндә, Петр Назаров– Танаевканың соңгы могиканы. Шау чәчәкле чияләр, шомыртлар биредә кайчандыр бик тырыш, уңган халык яшәве хакында җилләр белән пышылдаша. Вакыт аяусыз, ул җир йөзеннән авылларны, шәһәрләрне юкка чыгара, әмма хәтер – мәңгелек.
Сергий атакайның догалары безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән ата-бабалар, әни-әбиләр рухына барып ирешер. Бүген һәйкәл янында мактаулы сакта торган 8 нче мәктәп кадетларына, ялкынлы чыгыш ясаган Мәлбагыш мәктәбе укучыларына карап, яшь буында батырлык үрнәге нәкъ менә шулай тәрбияләнә дип уйлап куйдым.
Резеда Шәрипова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз