Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Батырларның данын хәтер саклый
2012 елның 12 мае, шимбә
Россия ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлеге бинасы диварына хезмәт вазифаларын үтәгәндә төрле елларда һәлак булган хезмәткәрләр – Әнәс Гәрәев һәм Зөфәр Галиев истәлегенә мемориаль такта кую вакыйгасы булды.
...Бина каршындагы плацка Азнакай ЭЭБнең шәхси составы, суд, прокуратура, көч структуралары вәкилләре, лаеклы ялга чыккан ветераннар тигез рәтләргә тезелгән.
Биредә үк гаделсезлек белән көрәштә гомерләрен биргән, исем-рәсемнәре мәрмәр тактада урын алган батырларның хатыннары – Мария Гәрәева һәм Сәкинә Галиева, балалары, туганнары, дус-ишләре җыелган. Тантаналы марш яңгырый...
Митингны эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров ачты. Ул әлеге вакыйганың хезмәт вазифаларын башкарган вакытта һәлак булганнарның якты истәлеген мәңгеләштерү белән бергә шәхси состав хезмәткәрләрендә ватанпәрвәрлек рухы, биргән антка, башкарган хезмәткә карата җаваплылыкны үстерү
өчен дә мөһим булуын ассызыклады.
1974 елның 10 октябрендә хезмәт вазифаларын башкарган вакытта коралланган җәмәгать тәртибен бозучы кулыннан һәлак булган Әнәс Кадыйр улы Гәрәев һәм аек булмаган машина йөртүче тарафыннан 1997 елның 8 июнендә гомере өзелгән Зөфәр Фәйзулла улы Галиевнең тормыш һәм хезмәт юлы белән бүлек начальнигының шәхси состав буенча ярдәмчесе, кадрлар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Гөлназ Әхмәтшина таныштырды.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов гомерләрен якташлары иминлеге өчен фида кылган хезмәттәшләренең исемнәрен район тарихына кертү кебек изге гамәл кылганнары өчен район җитәкчелеге, башкарма комитеты, депутатлар корпусы исеменнән рәхмәтен белдерде.
– Халыкта: “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең аберен бел”, дигән гыйбрәтле бер гыйбарә бар. Моны онытырга безнең хакыбыз юк.
Рәхмәт сезгә! – диде Наҗәт Мәсгут улы. Җыенда бүлекнең ветераннар советы рәисе урынбасары Сарим Авзалов, Мария Гәрәева, шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев чыгыш ясады һәм бу чараның мөһимлеген белдерде.
Районыбызның имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт шәһит китүчеләр рухына Коръән аятьләре укыды.
...Менә митингның иң тантаналы вакыты – мемориаль такта ачу мизгеле җитте. Бу җаваплы вазифа Россия ЭЭМның Азнакай һәм Ютазы районнары буенча бүлек начальниклары Илдар Шакиров, Атлас Сәмигуллинга йөкләнде. Һәлак булган участок милиционерларын искә алу уңаеннан бер минут тын торганнан соң, автомат залплары яңгырады, мемориаль такта алдына чәчәкләр куелды...
Наил АБДУЛЛИН
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз