Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Клин белән Азнакайны радио берләштерде
2012 елның 14 мае, дүшәмбе
Мәгълүм булганча, җирлегебездә тәүге тапкыр оештырылган һәм районның 81 еллыгына, Азнакайның шәһәр статусы алуына 25 ел тулуга багышланган кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча район башлыгы Кубогына халыкара ярышлар узды. Ярышта катнашкан иң өлкән яшьтәге радиосөюче Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә яшәүче 94 яшьлек сугыш һәм хезмәт ветераны Всеволод Васильевич Штыхнога призны махсус делегация барып тапшырды.
Районыбыздагы иҗтимагый оешмаберләшмәләрнең һәр башлангычын күтәреп алган, аларга эшчәнлеген киңәйтүдә зур мөмкинлекләр ачкан район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин шәһәребезнең коллектив яшьләр радиостанциясе җитәкчесе, кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча спорт мастеры, дөнья чемпионаты призеры Ринат Вәлиевнең әлеге ярышларны уздыру идеясен дә хуплады һәм ярышның иң өлкән яшьтәге спортчысына призны ул яшәгән Клин шәһәренә барып үзенә тапшыру өчен бөтен шартларны тудырды.
Барыр юл ерак булса да (1 мең 350 чакрым), әмма машина кузгалуга ук бөтен дөнья белән радиоэлемтә урнаштырып өлгергән (радиостанцияне яшьләр берләшмәләре грантында катнашып алганнар, ә ноутбукны район Советыннан бүләк иткәннәр) Ринат Фәхразый улы һәм аның шәкерте – районның яшь радиосөючеләр клубы әгъзасе, 4 нче мәктәп укучысы Замир Ибраһимов бер минутка да ямансуларга ирек бирмәделәр, чөнки аларның Лениногорск, Новокузнецк, Әлмәт, Яңа Чишмә, Төмән, Рязань, Амур өлкәсе, Украина, Польша, Болгария, Америка, Австралия һәм башка күптөрле төбәкләр (барып-кайтуга 900дән арттылар) белән төрле телләрдә аралашып баруын тыңлау чиксез кызыклы иде.
Бөек композитор Петр Чайковскийның (аның туган көнен билгеләп үткән чор да бит әле), Аркадий Гайдарның музеййорты, гөмбә җыючы кыз статуясы, пыялага җан өрүче осталары, сыра җитештерүчеләре, илдә бердәнбер эксклюзив (борынгы) Яңа ел чыршысы уенчыклары җитештерү фабрикасы, физик, электротехник Александр Попов тәүге тапкыр радиоэфирга (визитыбыз Радио көнен билегеләп үтүгә дә туры килде) нигез салган төбәк (Төбән Новгород белән икеара) булуы белән дан тоткан Клин районы безне язгы иртәдә бик матур күренешләре белән каршы алды. Муниципаль район башлыгы Александр Яроцкий бик борынгы бу шәһәр хакында аңа тагын да яңа бизәкләр һәм кызыклы мәгълүматлар өстәп, мавыктыргыч итеп сөйләде.
Безнең килү максатын белеп алгач, Александр Николаевичта Азнакай җитәкчелегенең балалар һәм яшьләрнең иҗади мавыгуын оештыру тәҗрибәсе зур кызыксыну уятты һәм аның күпләргә яхшы үрнәк булуын ассызыклады, үзләрендә дә радиосөючеләр клубы оештыру идеясе тууын әйтеп алды.
Очрашуга Мәскәүдән РФ Хәрби көчләренең радиосөючеләр берлеге президенты Сергей Смирнов та килде. Ул берлек турында сөйләп, аның хәрбиләрне бер гаилә итеп туплау, аралаштырып тору, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге роленә тукталды һәм бу юнәлештә актив эшчәнлек алып барган Азнакайның радиоклуб җитәкчесе Ринат Вәлиевкә, аның әгъзасе Замир Ибраһимовка берлекнең “Ватан саклаучылар” медален тапшырды.
Менә иң тантаналы минутлар җитә – Бөек Ватан сугышы ветераны, иң өлкән яшьтәге һәм иң ватанпәрвәр радиосөюче, ярышларда актив катнашучы Всеволод Штыхнога Азнакай район башлыгының Дипломы, истәлекле бүләкләр (Актүбәнең солдат статуэткасы анда соклану тудырды) тапшырыла. Аны Азнакай җитәкчелеге исеменнән котларга килгән делегация җитәкчесе, район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Шәйхулов ярышларның нәтиҗәләре белән таныштырды, 120 баланы туплаган клуб турында сөйләп узды һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә әле дә зур өлешен керткән ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, радиосөючеләр берлегенең бу юнәлештә эшчәнлеген алга таба да шулай актив дәвам итүен теләде.
–Үземә шундый да зур игътибар булыр дип уйламаган да идем, –ди бераз дулкынланган ветеран. – Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп мине тәбрикләргә
килгәнсез. Җиңү бәйрәмен каршы алган бу көннәрдә бу минем өчен икеләтә шатлык.
Лиза Нур .
Азнакай–Клин–Азнакай.
Всеволод Штыхно хәрби хезмәткә 1939 елда алына, аны Ерак Көнчыгышта радиоразведкада радист вазифасында үтә, аннары бу хезмәтне Бөек Ватан сугышында дәвам итә һәм 1947 елда гына демобилизацияләнә. Шул еллардан бирле инде ул радиоэлемтәне өзми. Ул аның гомерлек мавыгуы.
Дөньякүләм радиоспорт ярышларында катнашып шактый гына дипломнарга, медальләргә, исемнәргә лаек булган.
Менә шундый кеше ул безнең бәйгедә катнашкан иң өлкән яшьтәге спортчыбыз. Ул безне үзенә олы хөрмәт күрсәткән Азнакай районы җитәкчеләренә, күрешергә дип мең чакрым ара үткән иң яшь радиосөюче Замирга, алар белән эшләүдә бөтен җанын, тырышлыгын, үҗәтлеген биргән Ринат Вәлиевкә ихлас рәхмәтләрен җиткереп озатып калды. Әнә шулай Клин белән Азнакайны радио очраштырды, дуслаштырды.
Ә инде кайтыр юл дәвамында безне “Җиңү-67” Мемориал радиоэлемтә көтә иде. Әлеге халыкара ярышларның оештыру комитеты әгъзасе Ринат Вәлиев элемтәгә чыккан саен Азнакайның Җиңү өчен көрәшкән лачын уллары, тыл фидакарьләре турында бөтен дөньяга сөйләде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз