Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Элемтәсез эш файдасыз
2012 елның 15 мае, сишәмбе
“ТатАИСнефть” ҖЧҖнең Азнакай цехы рәсми рәвештә 1978 ел башында гына оешса да, чынлыкта аның тарихы еракларга – бу якларга беренче буровиклар килгән, нефть скважиналары бораулана башлаган чорларга барып тоташа. Шул гомердән бирле элемтәчеләр нефть сәнәгате предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшлиләр. Ул чорлардан соң шактый вакыт узды, күп кенә техник аппаратура һәм элемтә технологиясе үзгәрде. Бүген инде безнең элемтәчеләр үзләре хезмәт күрсәтә торган һәрбер объектның эшен урыннан торып кына күзәтә алалар.
Һәр җирдә компьютер белән идарә ителә торган бердәм зона эшли. Ә шулай да без бүгенге коллективка нигез салган, аны үстерүдә үз көчләрен куйган ветераннарыбызны онытмыйбыз, аралашып яшибез, алар белән горурланабыз.
Азнакай цехы белән төрле елларда Ф. Усманов, М. Садретдинов, А. Әхмәтов җитәкчелек итте. Алар предприятиенең матди-техник базасын булдыруга, аны үстерүгә, ныгытуга, максатка юнәлешле бердәм коллектив туплауга ирештеләр.
Биредә озак еллар хезмәт куючы И. Әхмәтов, Т. Корбанов цехның тере тарихы. Алар күптән инде лаеклы ялга киткән ветераннарыбызның күбесе белән шәхсән таныш. А. Хөсниярова, В. Потемкина, К. Гомәрова, Л. Нечепуренко, У. Шакиров, Т. Хәбибуллина, Т. Миңнеханов, АТС инженеры И. Исмәгыйлов белән бергә эшләгәннәр, аппаратларның яңадан-яңа заманча төрләрен куллануга керткәннәр.
Ветераннарыбыз турында сүз чыккан икән, радио участогының элекке җитәкчесе М. Латыйфуллин, электромонтер Х. Хафизов, Актүбә участогы җитәкчесе, “Почет Билгесе” ордены белән бүләкләнгән Р. Асылхуҗин, кабель ябыштыручы В. Зиновьев исемнәрен билгеләп үтмичә булмый. Алар әле элемтә баганалары утырту өчен кул белән чокыр казуларын, элемтә чыбыкларына каткан бозны ватып йөргән чакларын бүген дә хәтерлиләр. Сугыш ветераны Т. Тарасевич, Н. Аисов, Г.Кичина-Мулюкова, Т. Зинченко, П. Федотов белән бергә эшләгән чакларын сагынып искә алалар. Азнакай цехының бүгенгесенә күз салсак, биредә 4000 чакрымлы элемтә кабеленә, җиде санлы телефон станциясенә, 110 метр биеклегендәге биш радио манарасына, интернет, санлы телевидение, корпоратив элемтәсенә хезмәт күрсәтүче, үзенең вазифасын белеп, җиренә җиткереп башкаручы 41 кеше хезмәт куя. Цех өчен мәгълүмат туплау үзәге булып торган линия-аппарат залында эшләүче, үз белгечлегенең чын остасы инженер-техник хезмәткәр А. Латыйфуллин шуларның берсе. Гомер уза, өлкәннәр урынына яшьләр килә. Остазлары вазифасын бүген инде аларның укучылары Г. Лотфуллина, А. Хатипова, Э. Кәбирова, Р. Абдуллина һәм башкалар лаеклы дәвам итә. Аларның белеме һәм тырыш хезмәте коллективның киләчәген билгели.
Р.ШИРГАЗИН,
цех начальнигы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз