Мәдәният йортында төрле фәннәр буенча олимпиадаларда җиңүче һәм призлы урыннар яулаучы 158 укучыга район башлыгы грантын тапшыру тантанасы узды.
Тантананы ачып, мәгариф идарәсе начальнигы Дамир Гыйләҗев барлык педагоглар, ата-аналар исеменнән сәләтле балаларны яклавы өчен Марсель Шәйдуллинга һәм район хакимиятенә рәхмәтен белдерде. Ул предприятиеләр, учреждениеләр, авыл җирлекләренең дә сәләтле балаларны үстерүдә ярдәм итүләрен билгеләп үтте.
–Районыбызда сәләтле балаларның күплеге белән чын-чынлап горурланабыз. Олимпиадаларда җиңүчеләрнең һәм призерларныә саны елдан-ел артуы куандыра. Быел республика күләмендә 15 укучыбыз җиңү яулады, бу – зур күрсәткеч, – диде Дамир Рашат улы.
Иң күп җиңүчеләрне Азнакайның 2 нче (25 урын), 4 нче һәм Актүбәнең 2 нче (23 әр урын) мәктәпләре биргән. Азнакайның 3 нче һәм 5 нче мәктәпләрендә бу күрсәткеч – 12. Республика этабында Актүбәнең 2, Азнакайның 2, 5, 6, 7, 8 нче мәктәпләре укучылары районыбызга җиңү китергән.
Д.Гыйләҗев сәләтле балалар тәрбияләгән педагоглар Әлфия Оджимамадова, Дания Авзалова, Гөлгенә Мусина, Марат Сабуров, Светлана Мамина, Тамара Сафиуллина, Фаварис Ильясов, Илһам Салифов, Фәридә Шәйхелисламова, Алсу Галиева исемнәрен зур горурлык белән атады, район укытучыларының һәрчак мәгариф үсешенең үзәгендә булачагы һәм яңадан-яңа җиңүләргә омытылачагы хакында әйтте.
Менә тантаналы мизгел җитте. Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләргә һәм призерларга Грант тапшырырга сәхнә түренә район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин күтәрелде.
– Һәр бүләк – ул җентекле эш һәм аның нәтиҗәсе менә шундый конкурсларда чагылыш таба. Районыбызга сәләтле, тирән белемле яшьләр кирәк. Алга таба районыбыз социаль-икътисади яктан ничек үсәр – бу сезнең кулда. Югары уку йортларында белгечлек алып, районыбызга әйләнеп кайтырсыз, аның үсешенә лаеклы өлешегезне кертерсез дип ышанам. Иҗади эзләнүләр һәм уңышлар сезгә! – диде ул һәм педагоглар, укучылар белән рәттән ата-аналарга да тырышлыклары өчен рәхмәтен җиткерде.
Татар теленнән республика этабында азнакайлылар 9 призлы урын яулаган.
8 нче мәтәптән Гүзәл Хәйретдинова исә татар әдәбиятыннан да сынатмаган. Ә Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән Әдилә Мияссәрова татар теле һәм әдәбияты өстенә, җәмгыять белеменнән дә призер булган. 2004 елдан башлап “Татнефть” ААҖнең “Сәләтле балалар” фонды Грантына районның 300 укучысы һәм
200 укытучысы ия булган.
Фонд әгъзасы Г.Һадиуллина быел да иә сәләтле 23 укучы һәм 21 укытучыга сертификатлар һәм премияләр тапшырды.
Резеда Шәрипова