Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Азнакай муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Азнакай муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Актүбә бистәсе
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Район картасы
Комиссияләр
Район тормышы
Кире элемтэ
Район оешмалары, хезмәтләре
Программалар, проектлар, конкурслар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Муниципаль хезмәт
Муниципаль контроль
Бюджетны куллану
Шәхси мәгълүматларны саклау
Кадрлар сәясәте
Ришвәтчелеккә каршы көрәш
Профсоюз тормышы
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Азнакай район Советы карарлары
Азнакай шәһәр Советы карарлары
Хокукый яктан агарту
Район башлыгы, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренең рәсми чыгышлары текстлары
Район һәм шәһәр программалары
Муниципаль норматив хокукый актларга шикаять бирү тәртибе
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Контактлар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Дәүләт хезмәтләре исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Муниципаль хезмәтләр исемлеге һәм расланган административ регламентлар
Технологические схемы предоставления муниципальных услуг
Проекты административных регламентов на независимую экспертизу
Порядок разработки и утверждения административных регламентов предоставления муниципальных услуг органами местного самоуправления Азнакаевского муниципального района
Гражданнар мөрәҗәгате
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Еш бирелгән сораулар
Муниципаль районнар
Азнакай муниципаль районы
Скутер – җитди транспорт
2012 елның 19 мае, шимбә
Яз җитү белән ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда скутерчылар пәйдә булуына хәзерләнә башлый. Аларның беренчеләре, кар эрү белән, урамнардагы машина юлларында чабыша башлады инде.
Скутерда йөрүче яшүсмерләр еш кына юл иминлегенең гади кыгыйдәләрен дә сакламый. Күз алдына китерегез: әтисе белән улы кышкы айларда гараж тузаны кунган каплавыч эченнән скутерны чыгаралар. Бу мизгелне көтеп тәкате төкәнгән улы кечкенә мотоциклның утыргычына менеп кунаклый. Аның тизрәк урамга чыгасы, яшьтәшләрен көнләштереп, уктай атылып чабасы килә.
Әмма сак әти кеше үзенең баласын күзәтүчесез чыгарып җибәрми: автомобиленә утыра да, аның артыннан чыга, тизлек режимын бозарга яки ярамаган җирдән йөрергә ирек бирми... Беренче карашка бар да дөрес төсле. Тик... Менә яшүсмер транспорт белән идарә итүен югалта, югары тизлектә килгән җиреннән алдан баручы автотранспортка килеп бәрелә, тизлек инерциясе белән руль артыннан чыгып оча да, асфальтка килеп төшә – кулаякларын сындыра, күпсанлы тән җәрәхәте ала... Мондый очракта тагын да аяныч хәлләр килеп чыгуы мөмкин.
Бер генә әти-әни дә баласының мондый хәлгә таруын теләмәс. Бәлки балигъ булмаган балага мондый кыйммәтле “уенчык” алып бирү кирәк тә түгелдер? Әгәр дә сабыегыз белән бер-бер хәл килеп чыкса, гомерегез буе үзегезне битәрләячәксез бит. Шул турыда уйлагыз!
Экспертлар фикеренчә, ата-аналарны баласына мондый транспорт алып бирүгә скутерга рәсми теркәү, йөртү таныклыгы кирәк булмавы, автомобильнекенә караганда тизлегенең чагыштырмача түбән булуы аеруча җәлеп итә. Телисең икән, светофорның тыю утын, җәяүлеләр сукмагын, юл йөрү кагыйдәләрен санламыйча, шәһәр урамнары буйлап чап та чап.
Әмма скутер һәм мопедларда җилдерүнең бала гомере өчен нинди куркыныч чыганагы булуы турында да онытырга ярамый. Скутерлар белән булган вакыйгалар статистикасы күрсәткәнчә, хәвеф-хәтәрләр юл йөрү кагыйдәләрен бозудан, арткы хәрәкәтне күзәтү көзгесе булмаудан, борылыш утларын кабызмаудан гына түгел, техниканың маневр ясау мөмкинлеге түбән булудан да килеп чыга – скутер йөртүче идарә итүне югалта, транспорты белән алдан баручыга килеп бәрелергә яки егылырга мәҗбүр була. Моңа скутер йөртүчеләрнең күпчелегенең куркынычсызлык шлемы кимәвен, нинди дә булса саклану чараларын кулланмавын, юлда үзеңне тотуның гади таләпләрен үтәмәвен дә өстәсәк, аларның нинди фаҗигага тарырга мөмкинлеген сөйләп тә торырга кирәкмидер. Скутер йөртүчеләрне хәрәкәт кагыйдәләренә өйрәтү өчен транспорт белән идарә итү хокукын бирүче документ алу процедурасын узу да җитәр иде. Скутер белән булган аварияләр санының зур булуына да карамастан, мәсьәлә әлегә чишелеш таба алмый. Моннан чыгу юлы бер генә – ул да булса, ата-аналарга балаларын юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, аларны куркынычсызлык чаралары белән тәэмин итү кала.
ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
май, 2026 ел
01.06.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " : Консультация-кисәтү метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында 18 сәгатьтән. 31 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 елның 1 июне 2026 елның 1 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: - Төнлә һәм иртән томан (Казанда да); - Көндез яшенле яңгыр, кыска вакытлы җил секундына 15-17 метрга кадәр көчәя (Казанда секундына 15 метрга кадәр).
30
май, 2026 ел
2026 елның 31 маенда ашыгыч турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә: Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 30 маенда 12 сәгатьтән 31 маенда 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү 2026 елның 30 маенда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. 2026 елның 31 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көндез яшен, көчле яңгыр, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, боз яварга мөмкин.
29
май, 2026 ел
Ашыгыч кисәтү 30.05.2026
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май 2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.
28
май, 2026 ел
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән. 28 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 май
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз