Яңа елда – яңа йортка

2019 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Яңа елның беренче көннәрендә азнакайлылар тагын куанычлы вакыйга кичерделәр – 15 гыйнварда шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы Юбилейная урамында 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Биредә “Татнефть” компаниясенә караган предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк.

Социаль ипотека программасы буенча “Татнефть” җәмгыяте заказы нигезендә төзелгән 5 катлы, гомуми мәйданы 5600 кв.м булган әлеге йортның инвесторы – ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды, подрядчысы – “Арслан” җәмгыяте.

– Елны шатлыклы вакыйга белән башлап җибәрдек, беренче объектны ачабыз. Аның төзелешенә 170 млн сум акча бүлеп бирелде. Республикабыз, “Татнефть” җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез. Микрорайон елдан-ел зурая. Монда күпчелек яшьләр яши. Заманча мәктәп, балалар бакчасы, Мәдәни үзәк, ял парклары, сәүдә йортлары бар. Бәхетле нигезләр булып, имин, матур гомер кичерергә язсын, – дип муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин  фатир хуҗаларына изге теләкләрен юллады.

 “Азнакайнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев тә котлауларын җиткерде. Шәһәребез һәм районыбыз үсешендә нефтьчеләрнең өлеше  бәяләп бетергесез.

Йорт тышыннан ук “көлеп” тора. Заманча тәрәзәләр, ишекләр, пыялаланган балконнар, түбәдән су агу торбалары, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен пандуслар, беренче катта җыештыру кораллары өчен масус бүлмәләр, иркен коридорлар – барысы да биредә яшәүчеләр өчен уңайлы итеп ясалган. Фатирларга газ, сантехника, җылылыкны исәпкә алу җиһазлары урнаштырылган. Яңа йортта энергия ресурсларын автомат исәпкә алу системасы эшли, ул Интернет һәм IP-телефония челтәренә тоташкан.

Әле былтыр ноябрь ахырында гына Просторная урамында 60 фатирлы шундый “акыллы йорт” сафка баскан иде. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль ипотека программасы Россиядә бары Татарстанда эшли. Ул 2005 елда тормышка ашырыла башлады. Фатир хакын 28,5 ел дәвамында бүлеп түләргә мөмкин. Аның вакыты беренче взноска, программада катнашучының стажына бәйле. Тагын бер мөһим кулай ягы –  гаиләдә бала туса, 200 мең сумы чигерелә.

 

Сүз уңаеннан

Актүбә бистәсендә дә социаль ипотека программасы буенча 33 фатирлы торак йорт төзелеп бетеп килә. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының мәгълүмати сәясәт төркеме белдерүенчә, программа гамәлгә кергәннән башлап, Татарстанда 116 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. Ә районда әлеге программа буенча 12 йорт төзелгән.

Резеда ШӘРИПОВА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International