Спорт һәм хезмәт янәшә

2012 елның 24 мае, пәнҗешәмбе
Спорт уеннары фестивале кысаларында май башында Боз сараенда, Мәдәният йортында һәм «Дельфин» сусәламәтләндерү үзәгендә спортның 9 төре буенча ярышлар узды.
Анда 22 команда катнашты. Команда зачетында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә җыелма командасы 1 нче урынны яулады. Мәгариф идарәсе көмеш, “Азнакайнефть” идарәсе бронза призер булды.
Шулай ук 89 нчы һөнәр лицее, “Азнакай ПАТП” ААҖ, “Сетевая компания” ҖЧҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, “Водоканалсервис” ААҖ филиалы-Азнакай җылылык челтәре предприятиесе, “ТрансСервис” ҖЧҖ, Азнакай район үзәк сырхауханәсе командалары да яхшы күрсәткечләргә иреште.
Шәхси беренчелектә билбау белән алышуда үз авырлык категорияләрендә Р.Гәрәев, А.Восканян, Э.Усманов, Т . Минниханов, Р.Гомәров, Т.Сәгытдинов, З.Сәгытдинов чемпион булды. Гер спортында – Җ.Шакиров, А.Тимерханов җиңү яулады. Өстәл теннисында И.Шђрђпов, Г.Кузнецова, кул көрәшендә З.Асибаков, Ф.Монасыйпова беренче урынга чыкты. Укчылардан – Д.Гыйләҗевкә, шахматчылардан – Р.Сәлаховка, шашка буенча – И.Нәгыймуллинга, ирләр арасында йөзүдә Р.Шакировка, хатын-кызлар арасында йљзњдђ Э.Куртаметовага тићнђр табылмады. Аркан тартуда “ТрансСервис” ҖЧҖ командасы җиңде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International