Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләре игътибарына!

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсының муниципаль этабы игълан ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе президиумының 2018 елның 10 гыйнварындагы ПР-74-1 номерлы карары белән расланган «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы турындагы Нигезләмә нигезендә «Татарстан Республикасы елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә. Конкурсның муниципаль I этабына гаризалар кабул итү  2019 елның 21 гыйнварыннан 01 февраленә кадәр үткәрелә.

Гаризалар кабул итү урыны: Азнакай ш., Ленин ур., 22 йорт,  №8 кабинет.

Кабул итү вакыты: 8.00 сәг.тән  17.00 сәг.кадәр

Почта адресы: 423330, Азнакай ш.,  Ленин ур., 22 йорт

Элемтә өчен телефон:

Габитова Зәйтүнә Сирин кызы  8(85592) 7-19-80

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International