Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын төзү максатында аларның фотосурәтләрен туплау бар

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

РФ Саклану министрлыгы фәрманы белән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның бердәм базасын төзү максатында аларның фотосурәтләрен туплау бара. Шул уңайдан Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты районыбыздан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның мәгълүматларын туплый. Фронтовикларның туры басып төшкән фотосурәтләрен һәм аларның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, хәрби дәрәҗәсе, бүләкләре турында мәгълүматларны хәрби комиссариатка китерүегез сорала. Сканердан үткәрелеп, алар кире кайтарылачак. Бу изге эшкә барыбыз да актив кушылыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International