Кеше кайда гына яшәсә дә туган ягын сагынып, аның белән һәрчак кызыксынып тора. Бу атнаның шимбәсендә, ягъни 26 гыйнварда, Яр Чаллы шәһәрендә якташлар очрашуы үткәрелә. “Энергетик” Мәдәният сараенда 15.00 сәгатьтә узачак әлеге чарада азнакайлылар җыр-моңга бай концерт программасы тәкъдим итә. Чаллыда яшәүчеләр өчен шулай ук ярминкә дә оештырылачак. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, эшмәкәрләребез продукциясен, оста кулларыбыз ясаган әйберләрне сатып алырга мөмкин булачак.
Рәхим итегез!