Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр!

2012 елның 26 мае, шимбә
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр!
Азнакай халкы өчен булган эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Исәнлек-саулык, гаиләләрегездә иминлек телим!
Безнең районда кече һәм урта бизнесны җәлеп итәр өчен бар шартлар да бар. Бүгенге көндә 309 икътисади актив кече һәм һәм 10 урта, шулай ук 1660 шәхси эшмәкәр үз эшчәнлеген тормышка ашыра. Бизнес 7,5 мең кешене эш белән тәэмин итте. Бүгенге көндә район бюджетына барлык салым җыемнарының 20 процентын эшмәкәрләр кертә. Соңгы елларда ул авыл җирләрендә аеруча киң юнәлеш алды. Ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлек асрыйлар, умартачылык, кошчылык белән шөгыльләнәләр. Сез районның иҗтимагый тормышында зур роль уйныйсыз, активлык күрсәтәсез. Бәйрәмнәр, шәфкатьлелек чаралары барсы да сезнең иганәчелек ярдәме белән уза. Зур рәхмәт сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International