2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә хезмәткәрләргә диспансеризация узу өчен өстәмә түләүле ял көне биреләчәк. Хезмәткәрләр диспансерлаштыру өчен эштән өч елга бер тапкыр азат ителә алачаклар.
Хезмәт итүче пенсионерларга һәм пенсия яшендәге хезмәткәрләргә аерым шартлар билгеләнгән (пенсиягә чыгу яшенә 5 ел кала): алар ел саен эштән азат ителүгә исәп тота алалар. Медицина тикшерүе узу вакытында хезмәткәрләр эш урыны (вазыйфасы) һәм уртача хезмәт хакы сакланачак.
Диспансеризация узу өчен гариза бирергә һәм эш бирүче белән көнен килештерергә кирәк булачак.