Менә дигән егетләр!

2012 елның 30 мае, чәршәмбе
Азнакай сәнгать мәктәбенең А.Маһиянова җитәкчелегендәге “Хәй, егетләр!” фольклор инструменталь ансамбле быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә.
Яшүсмерләрнең музыкага, халык уен коралларында уйнауга хирыслыгын инде әйтеп тә торасы юк. Шушы еллар эчендә алар нинди генә бәйгеләрдә катнашмады да, нинди генә уңышлар яуламады! Менә быел да “Роза ветров” Бөтенроссия бәйгесендә беренче дәрәҗә премия лауреатлары, “Халык көйләре” фестивалендә дипломант исеменә лаек булдылар. Талантлы егетләр җыелган бу коллективка киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International