Азнакай – “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасында икенче

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

ГТО комплексын тормышка ашыруда Азнакай районы шулай ук уңай яктан бәяләнде. Күрсәткечләр буенча без республика буенча беренче бишлектә.

Казанда ТРның Спорт министрлыгы коллегиясе үтте. Анда район физкультура һәм спорт идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов, җирлегебездә эшләп килүче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләре директорлары да катнашты.

Чара барышында 2018 елга нәтиҗәләр ясалып, быелга планнар билгеләнде.  

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  “Сәламәтлек” XV авыл Спартакиадасында  җиңүчеләрне дә бүләкләде. Әлеге ярышларда безнең район командасы икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International