«Азнакайнефть» идарәсе объектларында электр челтәрләренең янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерүләр үткәрелә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

4 февральдән 15 февральгә кадәр 24 нче янгын сундеру булеге белгечләре нефтьчеләр белән берлектә нефть, газ чыгару һәм әзерләү объектларында электр челтәрләренең, электр җайланмаларынын янгынга каршы торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр. Рейдларның максаты  зур нефть объектларын электр җиһазлары белән кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне тикшерү, чөнки электр җиһазлары һәрвакыт куркыныч чыганагы булып тора. Янгынга каршы тикшерүгә «Азнакайнефть» идарәсе объектларында электр җиһазларына хезмәт күрсәтүче сервис оешмалары да җәлеп ителгән. Профилактик рейдлар берьюлы берничә юнәлеш буенча алып барыла - инспекторлар төркемнәре мөмкин булган кадәр күбрәк объектларны тикшерергә тиеш, шул исәптән резервуар паркларын да, нефть кудыру буенча насослар һәм чыгаручы скважиналар да. Рейдлар белән беррәттән, сәнәгать цех персоналларына  электр җиһазлары белән эшләгәндә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында инструктажлар үткәрелә, электр җайланмаларын эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлыгы чаралары турында видеофильмнар күрсәтелә. Шулай ук янгыннарны һәм янгын куркынычы булган һәлакәтләрне бетерү буенча да өйрәнүләр планлаштырылган.

Үткәрелә торган чаралар нефть чыгару объектларының һәлакәтсез эшләвенең нигезе булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International