Көнкүрештә газ белән файдалану кагыйдәләрен бозу.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2018/2019 елгы җылыту сезоны башланганнан бирле гарык газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән үлем белән тәмамланган ике очрак – бер ир-ат һәм ике балигъ булмаган бала өч һәм унөч яшьлек.

Еш кына бәхетсезлек очраклары газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозган кешеләрнең җавапсызлыгы аркасында була, ә атап әйткәндә төтен чыга торган һәм вентиляцион каналда, шулай ук кире тартылганда газ җиһазларыннан файдаланалар.
Хөрмәтле яшәүчеләр, исегезгә төшерәбез, газ приборларыннан файдаланганда, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2008 елның 21 июлендәге 549 номерлы карары белән расланган «газ белән тәэмин итү буенча коммуналь хезмәт күрсәткәндә йорт эчендәге һәм фатир эчендәге газ җиһазларын кулланганда һәм тотканда куркынычсызлыкны тәэмин итү өлешендә газ белән куллану кагыйдәләре» нә катгый рәвештә таянып эш итәргә кирәк.:
1. Газ приборларыннан файдаланганда бүлмәләргә һава агымын тәэмин итәргә кирәк;
2. Газ приборларыннан файдаланыр алдыннан тартылу барлыгын тикшерергә кирәк;
3. Газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү елына 1 тапкырдан да ким булмаска тиеш. Газ җиһазларының төзеклеген, төтен чыга торган юлларның һәм вентиляцион каналларның эшләрен тикшерү өчен газ хезмәтләре һәм махсус оешмалар хезмәткәрләренең үз вакытында үтемлелеген тәэмин итү.
4. Газ җиһазларына хезмәт күрсәтү турында килешү үз вакытында төзергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International