2019 елның 20 февралендә Азнакай районына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина киләчәк.
Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгын карау булачак.
Әлеге чара сәгать 9да башланачак - бу вакытка Азнакай шәһәре, Ленин урамы, 22 адресы буенча район хакимиятендә гражданнар кабул ителәчәк.