Район башкарма комитетының торакны исәпкә алу һәм бүлү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова торак өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән федераль һәм республика торак программалары хакында сөйләде.
– Районыбызда авыл территорияләрен үстерү программасы гамәлдә. Аның асылы нидә? Ул кемгә тиеш?
– Бу программа 2006 елдан эшли. Ул 2021 елга кадәр исәпләнгән. Максаты бер: авыл җирендә яшәүче белгечләрнең, яшь хезмәткәрләрнең торак шартларын яхшырту. Программада авылны үстерү өчен тырышкан белгечләр катнаша ала: алар – авыл хуҗалыгы белгечләре, инженерлар, агрономнар, шулай ук социаль өлкәдә эшләүчеләр: укытучылар, клуб хезмәткәрләре, шәфкать туташлары да булырга мөмкин. Программада катнашу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу, авылда яшәү һәм торак суммасының 30 проценты күләмендә акчаң булу мөһим. Район башкарма комитеты ел саен әлеге программада катнашырга теләүчеләр исемлеген җыеп, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юллый.
Соңгы биш ел эчендә район буенча әлеге программа нигезендә 67 гаилә, узган елда 14 гаилә торак шартларын яхшырткан. Программада катнашучылар әзер торак сатып алырга да, шулай ук үзләре төзергә дә хокуклы. Торак бәясенең 70 процентын дәүләт түли. Әлеге норматив бер кешегә 18 квадрат метрдан исәпләнә. Әйтик, гаиләдә өч кеше икән, 18*3=54 квадрат метр тиеш. Акчаның бер өлеше нигезен төзү, йортны торгызу өчен бирелә, аннары түбәсен ябу, эчке эшләр өчен күчерелә.
Һәр төзелеш материалы, йортка тотылган чыгымнар өчен хисап тотарга кирәк. Кеше йортта яши башлагач, аны үзенеке итеп рәсмиләштерсә дә, торак биш елга аерым шарт белән бирелә. Биш ел дәвамында гаилә бу йортны сата, алыштыра, бүләк тә итә алмый. Авыл җирендә эшләү дә мәҗбүри. Бу вакыт узгач кына йортны сатарга рөхсәт ителә, ләкин бу очракта авылдан күченеп киткән белгеч башка беркайчан да дәүләт тәкъдим иткән ташламалы программалардан файдалана алмый.
– Торак шартларын яхшыртканда социаль түләүләр алу мөмкинлеге бармы?
– Әйе, бар. Әлеге хокукка яшь гаиләләр ия. Гариза бирү вакытында ир белән хатын законлы никахта һәм алар 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Тулы булмаган гаиләләр дә программада катнаша ала. Бу очракта әти яисә әни кешегә 35 яшь тулмаган булырга тиеш. Тагын шундый шартлар бар: шулай ук гаиләнең бер әгъзасы социаль түләү алганнан соң кимендә 5 ел агросәнәгать яки социаль өлкәдә хезмәт куярга, даими яшәү урыны авыл җирлегендә булырга тиеш. Яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм гаиләнең үз мөмкинлекләре торак төзү яисә сатып алуга китәсе чыгымнарның 30 процентын каплый алырлык булуы да шарт.
Икенче категория – яшь белгечләр. Гариза бирү вакытында ялгызы яшәүче яисә законлы никахта булучы кеше 35 яшькә кадәр, югары, урта һөнәри белемгә ия яки уку йортының соңгы курсында белем алырга тиеш. Шартлар яшь гаиләләргә куелганнар белән тиңдәш.
Югарыда саналган программаларга эләкмәгәндә азнакайлылар «Гражданнар» программасы ярдәмендә торак шартларын яхшырта ала. Моның өчен даими яшәү һәм эшләү урыны авыл җирлегендә булырга, гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга һәм торак төзү яисә сатып алу чыгымнарының 30 процентын каплый алырлык булырга тиеш.
– Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип кемнәр таныла?
– Социаль түләү бәясенең күләме гаиләнең бүгенге көндә яшәгән урынының гомуми мәйданыннан чыгып исәпләнә. Бер кеше өчен бу 33 квадрат метр булса, ике кешелек гаилә өчен – 42 метр, ә өч яки аннан да күбрәк кешеле гаиләләр өчен һәр кешегә 18 квадрат метр исәбеннән. Шушы күрсәткечләр ким булса, гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип таныла. Торак шартларын яхшыртырга теләге булган азнакайлылар үзләренең сораулары белән район башкарма комитетының торак белән тәэмин итү бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
Әңгәмәдәш – Энҗе ГА ЛӘВЕТДИНОВА
Тулырак "Маяк" газетасы битләрендә укыгыз