Балаларны эшче һөнәре кызыксындыра

2012 елның 4 июне, дүшәмбе
Шушы көннәрдә генә шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә белем алучы 10 нчы “б” сыйныфы укучылары укытучылары Клара Гәрәйшина  җитәкчелегендә Азнакай ПАТП сында кунак булып киттеләр.
Биредә алар предприятиенең ярты гасырлык данлы тарихы белән таныштылар, җитештерү цехларында, ремонт боксларында булдылар, эшчеләр, автобус йөртүчеләр белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга төпле җавап таптылар. Яшүсмерләр арасында мәктәпне тәмамлаганнан соң бирегә эшкә килергә теләк белдерүчеләр дә булды.
Очрашу азагында укучылар предприятиенең 50 еллыгына багышланган постамент янында истәлеккә фоторәсемгә төштеләр.
Зөлфия БАЯЗИТОВА, ПАТП ның профсоюз комитеты рәисе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International