Рухи яктан баеп кайттык

2012 елның 5 июне, сишәмбе
Тарихи-мәдәни мирас елы уңаенннан республика күләмендә уздырылган “Сездә ничек? Бездә шулай!” конкурсында мәктәбебездән 3 укучының җиңүчеләр арасында булуы бездә горурлык уятса, Тукайның туган ягына барасыбызны белү исә шатлык хисе өстәде.
Конкурсны йомгаклау кичәсе Арчада узды. Кичә конкурста җиңүчеләрне бүләкләү һәм концерт номерлары белән чиратлашып барды.
Арча җиренә килеп тә, Тукай эзләре сакланган Кырлай авылында булмасак, сәяхәтебез тулы булмас иде. Без Тукай музеена юнәлдек. Моңа кадәр рәсемнәрдән генә күреп белгән экспонатларны үз күзләребез белән күрдек, Республикабыз укучыларының “Сөйкемле Шүрәле”  конкурсына җибәргән эшләрен күреп сокландык... .
Арчадан без рухи яктан баеп, яңа конкурсларда катнашырга көч туплап кайттык.
Юныс Шәйхулов, Җиңү бистәсе мәктәбе укучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International