Авыл пенсионерларының пенсияләрен арттыру

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

Авыл хуҗалыгының терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларында эшләгән гражданнар өчен пенсияләр 2019 елның 1 гыйнварыннан 25 процентка артты. Әмма моның өчен авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж, авыл җирендә тору һәм хәзерге көндә беркайда да эшләмәү таләп ителә. Шулай ук  әлеге арту барлык төр һөнәрләргә дә кагылмый. 1992 елдан кайбер һөнәрләр авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре исемлегеннән төшерелде. Исемлек белән Пенсия фонды идарәсендә яки Интернет челтәрендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International