Мин яратам сине, тормыш!

2012 елның 6 июне, чәршәмбе
Кичә Ишкәев исемендәге ял паркында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй әнә шул исем астында узды.
Балалар өчен иң сөенечле сюрприз – түләүсез аттракционнар булды. Бәйрәмдә балаар махсус хәзерләнгән мәйданда әкият геройлары белән бергә рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, биеделәр.
Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин бу чараны район Сабан туе алдыннан мини репетиция дип атады. Ул бәйрәмдәгеләрне котлады һәм әлеге матур чарага зур өлеш керткән иганәчеләр: «Азнакай-нефть» идарәсе, Азнакай технологик транспорт идарәсе, «Татнефть-РемСервисТранспорт», район үзәк сырхауханәсе, Хәнипов ИП, «Вега» сәүдә йорты һәм салым инспекциясенә зур рәхмәтен белдерде. .
– Бүгенге көндә безнең районда физик мөмкинлекләре чикле 286 бала яши. Киләчәккә ышанычларын югалтмасыннар, көчле рухлы булсыннар өчен без әти-әниләр һәм балалар белән даими эш алып барабыз. Безнең балалар барысын да булдыра. Алар арасында республика конкурслары дипломант һәм лауреатлары бар, – ди инвалид балаларның «Умырзая» аналар җәмгыяте җитәкчесе Елена Исламова.
Гүзәл ТИМБАКОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International