Азнакай газ эшкәртүчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән бергә янгын куркынычсызлыгы штаттан тыш формированиеләренең укыту-тренировка дәресләрен үткәрделәр. Нефть һәм газны әзерләү һәм эшкәртү цехының газ участогы - "Азнакайнефть" идарәсенең янгын чыгу куркынычы зур булган бүлекчәләренең берсе, анда янгын чыккан вакытта ягулык газы шартлату куркынычы да бар, шуңа күрә биредә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек һәрвакыт беренче урында тора. Дәресләрнең гамәли өлеше 17-нче компрессор станциясендә үткәрелде, анда газ эшкәртүчеләре ут сүндерүчеләр ярдәме белән ут кабынуны сүндерү осталыгына күнегелде. 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Оксана Ибаева практик дәресләр башланыр алдыннан янгынга каршы кагыйдәләрне җентекләп тикшерде, аларны газ эшкәртү сәнәгать объектларының иминлеген тәэмин итү өчен үтәү зарур, табигый янгыннардан сәнәгать объектларына килеп чыгу куркынычы турында сөйләде. Узган дәресләр Азнакай газ эшкәртүчеләре мөмкин булган янгыннарны сүндерүгә даими әзер булуларын күрсәтте. Азнакай газ эшкәртүчеләре белән янгын саклау хезмәткәрләре үткәргән айлык практик дәресләр яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде.