Волонтерлар "цифрны" җайларга ярдәм итәчәк

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Инде мәгълүм булганча, быелдан Татарстан цифрлы телевидениегә күчәчәк. Бу республикада 20 телеканалны (1 нче канал, Россия 1, Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС, Пятница һ.б.) бушлай трансляцияләргә мөмкинлек бирәчәк. Билгеле ки, җирлегебездә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә бу яңалык алар өчен мөмкин булмаслык нәрсә дип тә кабул ителгәндер. Әмма цифрлы телевидениедән курыкмаска кирәк, чөнки телевизорлары цифрлы сигналны кабул итә алмый торган телетамашачыларга волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Сишәмбе көнне хакимияттә аларны җыеп өйрәнүләр уздырылды. ТР РС үзәге белгече цифрлы телевидениегә ялгануның тәртибен практикада күрсәтеп, аңлатып бирде. Бу өйрәнүләргә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре – 20 ләп волонтер-азнакайлы килде. Алар белән очрашулар алга таба да дәвам итәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International